“Гаилә – тормышның асылы”

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Менә шундый девиз астында бүген Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарама комитеты ГХАТ бүлегендә, балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында, “Гаилә” дәресе булып узды.

Дәресебезнең төп катнашучылары – 2 нче санлы урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина ГХАТ бүлегенең серләрен чиште, төп башкаручы бурычлары турында сөйләде һәм соңгы 5 елның статистикасы белән дә таныштырып үтте. “Гаилә” тирән сүзнең төп мәгънәсен бергәләп эзләдек. ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Рузалия Нагимова иртә гаилә кору турында сөйләде. Барыбыз бергә иртә гаилә коруның уңай һәм тискәре якларын билгеләргә тырыштык.

Шулай ук, “Гаиләмдә мин” анкетасына җаваплар тутырылды.

Соңыннан барыбыз бергә архивка юл тоттык. Монда укучылар әби-бабайларының, әти-әниләренең һәм үзләре турында мәгълүматның ничек саклануы белән таныштылар.

Кунак булгач, бүләк тә булырга тиеш! ГХАТ бүлеге үзенең күчтәнәчен дә әзерләде, ул – “Гаилә битләре” дигән китап иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International