ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Мөслим районында оешма һәм предприятияләрнең үзешчән сәнгать смотр конкурсы узды. Смотр-конкурс патриотик рухны һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халык традицияләренең буыннан буынга күчүен тәэмин итү һәм районның мәдәни потенциалын саклап калу максатларында оештырылды.


27
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

Һәр кешенең тормышында ӘНИ бар! Сиңа тормыш бүләк иткән җир йөзендәге иң кадерле кешегә булган рәхмәт хисләрен сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче яшь парлар белән берлектә Әниләр көненә багышланган флешмоб үткәрде.

2016 елда, Азнакай ЗАГС бүлегендә 600 бала булып Имаметдинова Милана теркәлде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, тантаналы шартларда, яңа туган баланың  ата-анасына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шунысы игътибарга лаек: бу вакыйга азнакай аналарын хөрмәтләү көненә туры килде.

Ноябрьнең соңгы җомга көнендә Түбән Кама муниципаль районы авыл клубларында һәм мәдәният йортларында якты бәйрәм – әниләр көненә багышланган чаралар үтте.

Әниләр – илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны бирүчеләр. Алар хакында күпме генә дан җырласак та, нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, аз булыр сыман тоела. «Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз», дип җырлана бит җырда да. Әлеге хөрмәт бер көнлек кенә түгел, ә гомерлек булырга тиешлеге һәркемгә мәгълүм.

Тугыз гаиләләргә сертификатларын һәм истәлекле бүләкләрен АО "Автоградбанк" вәкилләре - Сиярбаева Людмилы һәм Родионова Елена тапшырылдылар. 


26
ноябрь, 2016 ел
шимбә

26 ноябрьдә Алабуга ЗАГС булегендә әниләр көне билгеләп үттеләр . Бәйрәмгә күп бабалы Насыровлар гаиләсе чакырылган иде.

Район мәдәният йортында аларга багышлап, аларны данлап күңелле кичә үткәрелде. Шул ук бәйрәмгә сәхнә түренә гаиләләрендә икенче балалары туган әниләрне чакырдылар. Билгеле, алар үзләре генә түгел, тормыш иптәшләре белән сабыйларын да алып килгәннәр. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рәис Галләмов ана капиталы сертификаты тапшырып, бәйрәм белән котлады, именлек теләде.

25 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш районы гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде.

    Ютазы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 55ел бергә яшәүче  Нина Николаевна һәм Всеволод Михайлович Ореховлар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Алар озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән  бу матур парга  тәбрик сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International