2016 елда, Азнакай ЗАГС бүлегендә 600 бала булып Имаметдинова Милана теркәлде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, тантаналы шартларда, яңа туган баланың ата-анасына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шунысы игътибарга лаек: бу вакыйга азнакай аналарын хөрмәтләү көненә туры килде.