Әниләр – илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны бирүчеләр. Алар хакында күпме генә дан җырласак та, нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, аз булыр сыман тоела. «Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз», дип җырлана бит җырда да. Әлеге хөрмәт бер көнлек кенә түгел, ә гомерлек булырга тиешлеге һәркемгә мәгълүм.
Бүген 2016 елның 25 ноябрендә Балтач мәдәният үзәгендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды. Әлеге чарага районыбызның төрле авылларыннан әниләр чакырылды. Районыбыз әниләрен тәбрикләп район башлыгы Рамил Нотфуллин иң ихлас теләкләрен ирештерде. Мактауга лаек, үрнәк гаиләләрне санап, тормышта әни кешенең нинди зур урын биләвен ассызыклады. Бәйрәм тантанасында шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова да катнашты. Ул гаилә кыйммәтләрен саклаучы күркәм гаилә буларак, Пыжмара авылыннан 15 балага гомер бүләк иткән һәм олы тормышка аяк бастырган Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар гаиләсен котлап аларга истәлекле бүләк тапшырды.
Район җитәкчелегенең әниләргә зур бүләге буларак, татар эстрадасының күркәм гаиләләренең берсе булган Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов концерты тәкъдим ителде.