Түбән Кама районы авылларында Әниләр көнен билгеләп үттеләр.

2016 елның 27 ноябре, якшәмбе

     Ноябрьнең соңгы җомга көнендә Түбән Кама муниципаль районы авыл клубларында һәм мәдәният йортларында якты бәйрәм – әниләр көненә багышланган чаралар үтте.

     Кармалы, Елантово, Түбән Уратма, Каенлы, Макаровка авыл җирлекләрендә концертлар, спорт һәм күңел ачу программалары, балалар иҗаты күргәзмәләре оештырылды. Кама аланы шәһәр типындагы җирлекнең “ Чулман-Су” күңел ачу үзәгендә зур бәйрәм кичәсе узды. Кунакларны Кама Аланы үзешчән сәнгать колективлары һәм артистлары, урта мәктәп укучылары чыгышы, театраль күренешләр таң калдырды.

     Олы Афанас җирлеге башлыгы Николай Бурмистров барлык әниләрне котлады, гаилә традицяләренең үсешенә өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде. Үрнәк ата-аналарга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International