Әниләр көне уңаеннан флешмоб

2016 елның 27 ноябре, якшәмбе

Һәр кешенең тормышында ӘНИ бар! Сиңа тормыш бүләк иткән җир йөзендәге иң кадерле кешегә булган рәхмәт хисләрен сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче яшь парлар белән берлектә Әниләр көненә багышланган флешмоб үткәрде. Әни – гадәти булмаган сүз. Өч хәрефтән генә торса да, ул үз эченә чиксез мәхәббәт, тирән ярату һәм мәңге саекмас җылылык алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International