Мөслим районында оешма һәм предприятияләрнең үзешчән сәнгать смотр конкурсы узды. Смотр-конкурс патриотик рухны һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халык традицияләренең буыннан буынга күчүен тәэмин итү һәм районның мәдәни потенциалын саклап калу максатларында оештырылды.
2016нчы елның 28 ноябре көнне тамашачылар алдына үзенең «Кояшлы Ык буенда» дип исемләнгән конкурстан тыш концерт программасын Мөслим район Советы һәм Башкарма комитеты тәкъдим итте. Концертны оештыру һәм үткәрүдә ГХАТ бүлеге актив катнашты. Программа ялгыз башкарыла торган һәм күмәк, җитди һәм шаян номерлардан торды. Күптән түгел узган Әниләр көне уңаеннан әниләр темасы аеруча хисле яктыртылган иде. Концертта тамашачылар да, катнашучылар да бик күп уңай тәэсирләр алдылар, кичә көчле алкышлар астында узды.