Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде

2016 елның 26 ноябре, шимбә

25 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш районы гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин, район мөслимәләр җитәкчесе Зөхрә Закирова катнашында “Ничек бәхетле гаилә корырга?” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева кызлар, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International