Район мәдәният йортында аларга багышлап, аларны данлап күңелле кичә үткәрелде. Шул ук бәйрәмгә сәхнә түренә гаиләләрендә икенче балалары туган әниләрне чакырдылар. Билгеле, алар үзләре генә түгел, тормыш иптәшләре белән сабыйларын да алып килгәннәр. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рәис Галләмов ана капиталы сертификаты тапшырып, бәйрәм белән котлады, именлек теләде. Шулчак залга яшь кәләш белән кияүнең килеп керүе бәйрәмдә катнашучылар өчен көтелмәгән хәл булды. Үргәгар авылыннан Рәзил белән Гөлназ Мингәрәевлар икән бит алар! Әле генә ЗАГС бүлегендә никахларын теркәгән яшләрне дә сәхнәгә чакырдылар, аларның кавышу шатлыгын алкышлар белән уртаклаштылар бәйрәмгә килүчеләр. Яшь гаиләне Мария Платонова район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары тәбрикләде.