14 февраль көнне Гашыйклар көнендә Тәтеш районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гименея бәйләнешен кабул иткән яшьләргә зур игътибар бирелде.
Бу көнне ГХАТ бүлеге белгечләре булачак кияү белән кәләшләргә бүлек эше турында, аның бурычлары, 2017 елда гражданлык хәле актларын теркәү тәртибе, язылышу турында гаризалар кабул итү тәртибе һәм 2017 елда РФ (ЕСИА) дәүләт порталы һәм ТР порталы аша башлангыч гаризалар кабул итү турында аңлаттылар.
Мәхәббәт – дөньяда булган иң изге, иң матур хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Бүген, эчке тойгыларны, йөрәк түрендәге саф хисләреңне бердәнбереңә аңлату өчен менә дигән форсат. Яратып, яратылып яшәгез дуслар!
14 нче февраль көнне уздырылган туйдан да матуррак нәрсә бар микән ? Гашыйклар яисә Изге Вәли көнендә ярату хисләре хөкем сөрә, гашыйкларның бер-бересенә мәхәббәттә аңлашулары ишетелә. Шушындый көндә уздырылган туй да бәхетле булырга тиеш.
Гашыйклар көне уңаеннан Кайбыч районы Кошман авылы мәдәният йортыда “Парлы куаныч” дип исемләнгән игезәкләр бәйрәмендә үтте. Бәйрәмнең геройлары балалар– дүрт игезәк пар Кошманда авылында яшәүче Шәфкать һәм Нәфкать Фәйзуллиннар, Нияз һәм Фаяз Гыйләҗевлар, Әхмәт һәм Мөхәммәт Җәләлиевлар, Айнур һәм Айназ.
Тамашачылар табигатьнең бу сирәк һәм шактый серле тоелган гамәле каршында могҗизалар барлыгына инанып, сокланып утырдылар.
"Сез гашыйкмы? Сезнең иреннәрегез сәләтлеме сәгатъ саен "яратам" дип дәшәргә? Әгәр әйе икән, ашыгыгыз!”.
Барлык гашыйкларны, шундый чакыру белән, Изге Вәли көнендә, язылышу гаризасын тутырырга дип, Азнакай ГХАТ бүлеге үзенең бинасына чакырды. Бу тәкъдимне яшьләр рәхәтләнеп кабул иттеләр. Алар алдында бүлек белгече Изге Вәлинең матур һәм фаҗигале риваять тормышы турында сөйләде. Шуннан соң алар кульминацион өлешенә - никах теркәү өчен гариза язуга керештеләр. Барысы да гашыйк һәм бәхетле иделәр.
2017 елның 14 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Бердәм Россия" сәяси партиясе тәкъдиме белән "Ана (Гаилә) капиталы. Аны ничек эффектив кулланырга?" дигән темага түгәрәк өстәл артында "Гаилә киңәшләре"нең чираттагы утырышы узды. Түгәрәк өстәл эшендә Мөслим муниципаль район башлыгы Р.Х.Муллин да катнашты. Рамиль Хәмзә улы 6 сертификат тапшырды, һәм аларны дөрес кулланырга чакырды. ЗАГС, опека һәм попечительлек, социаль ярдәм, пенсия фонды бүлекләреннән белгечләр яшь әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук балалар мәйданчыгы да эшләде. Чәй өстәле артында вакытыбызны күңелле, ә иң мөһиме файдалы итеп үткәрдек.
Ә инде кайберәүләрнең, бу көнне үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәргә дә теләкләре бар. Шундыйлардан булып бүген, Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда ике пар үзләренең тормышларн бәйләп җибәрде. Риваятьләргә ышанган вакытта, изге Валентин көнендә язылышкан парлар бәхетле һәм бер-берсенә тугры була ди. Чынлап та, бу көнне язылышкан барлык парларга да нинди генә авырлыклар тормыш юлында очрамасын, бергә-бергә җиңеп, бәхетле һәм якты тормышта яшәүләрен телибез!
Ул нык гаилә союзынын нык булачагын күрсәтә. . Бу көнне бөтен илдә гашыйклар көне билгеләп үтелә һәм Юнона ,мәхәббәт илахы хөрмәтенә тантаналар үткәрелә.
Нәкъ менә гашыйклар көнендә Забиров Сурач Сафармахмад улы һәм Анна Юрий кызы ГХАТ бүлегендә мөнәсәбәтләрен законлаштырырга,бер-берсен яратырга һәм кадерен белергә сүз бирделәр.
Бала үзе әлегә бик кечкенә булса да, әти-әниләре котлау сүзләрен инде үзләренең якыннарыннан кабул иттеләр. Бүген, 14 февараль - Изге Валентин көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә 100 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Ильин Алексей белән Светлана гаиләсендә бәхетле вакыйга - ир балалары дөньяга килде.
Зәй муниципаль районында 50 нче бала тууы теркәлде. Ул 2017 нче елның 09 февралендә Зәй шәһәрендә туган Петрова Александра Сергей кызы. Александра әтисе Сергей Петр улының һәм әнисе Екатерина Анатолий кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Александранын әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.