Мөслим районында "Гаилә киңәшләре"

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

2017 елның 14 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Бердәм Россия" сәяси партиясе тәкъдиме белән "Ана (Гаилә) капиталы. Аны ничек эффектив кулланырга?" дигән темага түгәрәк өстәл артында "Гаилә киңәшләре"нең чираттагы утырышы узды. Түгәрәк өстәл эшендә Мөслим муниципаль район башлыгы  Р.Х.Муллин да катнашты. Рамиль Хәмзә улы 6 сертификат тапшырды, һәм аларны дөрес кулланырга чакырды. ЗАГС, опека һәм попечительлек, социаль ярдәм, пенсия фонды бүлекләреннән белгечләр яшь әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук балалар мәйданчыгы да эшләде. Чәй өстәле артында вакытыбызны күңелле, ә иң мөһиме файдалы итеп үткәрдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International