ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

14 нче февраль Гашыйклар көне буларак билгелә, Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шулай ук бәйрәм рухы булдырылды. Бәйрәм сишәмбегә туры килсә дә 26 пар бу көнне гаилә корырга булды. 

11 февраль 2016 елда көнне Энтузиастлар бульварында "Гашыйклар көне" фестивале узды.

Шул уңайдан районыбызның мәдәният йортында да “Гашыйклар көне”нә багышланган кичә узды. Чарага төрле авыл җирлекләреннән буйдак ир-егетләр һәм кияүгә чыкмаган хатын-кызлар чакырылды. 

   15 февраль көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Олы Мəми авыл җирлегендә Кудряшовлар  гаиләсе  Николай  улы  Иван  һәм  Алексей  кызы Мария 60 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Аларның гаилəлəре яшь буын ɵчен үрнəк.

Әлки районыны, Татар Мулла авылында нәкъ алтмыш ел Рияз абый белән Сәвия апа Вәлиевлар янәшә атлап үткәннәр.

Вәлиевларның бу бэйрэмендэ Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов, район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Энҗе Халиуллина да булдылар.

Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Бүген - 14 нче февраль – Гашыйклар көне. Бу көнне сөеклеләргә, яраткан кешеләргә бүләк әзерләп ярату хисләрен белдерәләр. Менә бу агымдагы елның  14 февраль коне дә аермалы булмады: бер-берсенә ярату хисләрен белдерү һәм язмышларын законлы рәвештә мәнгегә бергә бәйләү максатыннан  Балтач районы ГХАТ бүлегенә Чупанов Сергей белән Леонтьева Розалия килделәр.ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова тарафыннан матур сүзләр әйтелеп, актлар язуына куллар куелып, балдаклар кидерелгәч, яшьләргә шушы көннең истәлеге итеп бүләк - картина тапшырылды.

15 февраль конне Алабуга шәһәрендә Совет Гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгару көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Сугыш хәрәкәтләрендә үз башларын салган солдатлар истәлегенә куелган һәйкәл янына район хакимияте вәкилләре хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан солдатлар, яу кырында ятып калган солдатларның якын туганнары, укытучылар, мәктәп балалары һәм барлык Алабуга халкы җыелды.

Әфганстан сугышы үз вакытында илебезнең бик күп гаиләләрендә тирән эз калдырды. Әфган сугышында бик күп яшь егетләрнең гомере өзелде. 15 февраль көнне бөгелмәлеләр, Әфган сугышчыларының батырлыгын искә алу өчен Геройлар аллеясендәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә җыелды. Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Анастасия Антонова мемориалга чәчәкләр салды.


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлеге 14 февраль – гашыйклар көнендә  район бала тудыру йортында тантаналы төстә туу таныклары тапшырды. Бәхетле әти-  Хөббетдинов Рәмзил Рәзиф улы  хәм  әнисе-  Хөббетдинова Раушания Фәрхат  кызы  улларына  Әмир исеме куштылар. Гимадиев Айнур Рәсим улы һәм Гимадиева Фирүзә Флус кызы  кызларына  саф татар исеме Мәдинә исемен бирделәр.  

2017 елның 14 февралендә “Яшьлек” паркында мәдәният йорты һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Мәхәббәт яшькә карамый” дип аталган акция үткәрделәр .Һәрбер үтеп баручыга ,аның ничә яшьтә булуына карамастан, матур теләкләр язылган валентинкалар бүләк иттелэр .Иң беренчеләрдән булып , яңа гаилә тормышына аяк баскан Светлишиннарны һәм аларның кунакларын котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International