Әфганстан сугышы үз вакытында илебезнең бик күп гаиләләрендә тирән эз калдырды. Әфган сугышында бик күп яшь егетләрнең гомере өзелде. 15 февраль көнне бөгелмәлеләр, Әфган сугышчыларының батырлыгын искә алу өчен Геройлар аллеясендәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә җыелды. Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Анастасия Антонова мемориалга чәчәкләр салды.