Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

   15 февраль көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Олы Мəми авыл җирлегендә Кудряшовлар  гаиләсе  Николай  улы  Иван  һәм  Алексей  кызы Мария 60 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Аларның гаилəлəре яшь буын ɵчен үрнəк.

Юбилярлар бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп 60 ел бергə гомер итəлəр,алларына килгəн сынауларны,авырлыкларны җиңеп үзләренең мәхәббәтләрен саклап, тигез озын гомер кичерəлəр, бер-берсен аңлап,кадерлəп яши бирəлəр.Балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен алар һәрвакыт үрнәк булалар. Тату  гаилə төзү өчен - мәрхәмәтле, шәфкатьле һәм тугры, намуслы һәм хезмәт сөючән булу кирəк.

 60 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның хɵрмəтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитəкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә  Олы Мəми авыл җирлеге башлыгы Галина Фомина җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International