Шул уңайдан районыбызның мәдәният йортында да “Гашыйклар көне”нә багышланган кичә узды. Чарага төрле авыл җирлекләреннән буйдак ир-егетләр һәм кияүгә чыкмаган хатын-кызлар чакырылды.
Бәйрәмнең максаты - ялгызларга парларын табу, ә гашыйк парларга мәхәббәт өлкәсендә бер- берен сынап карау. Фойеда ялгызларга ярты йөрәкләр таратылды. Ә бәйрәм барышында ул йөрәкләрне туры китерделәр һәм өч пар барлыкка килде.
Уенда дүрт пар катнашты.
Катнашучыларны алып баручылары егет-кызлар сорауларга җавап бирделәр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, соңыннан әкият куйдылар.
Бәйрәм ахырында ике матур пар барлыкка килде.