Гомер сукмагыннан гел янәшә, гел бергә

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Әлки районыны, Татар Мулла авылында нәкъ алтмыш ел Рияз абый белән Сәвия апа Вәлиевлар янәшә атлап үткәннәр.

Вәлиевларның бу бэйрэмендэ Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов, район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Энҗе Халиуллина да булдылар.

-Рияз абый, заманында без синең белән бер совхозда эшләгән идек. Уңган идең, беләбез, гел алдынгы булдың. Әгәр совхоз бетмәгән булса, аның директоры да бүген каршында басып торыр иде. Рәхмәт сиңа, күпме икмәк чәчтең-урдың бит, -дип хөрмәтен белдерде Ринат Шәйхетдинов. Ә Энҗе Халиуллина юбилярларны котлап, районның мактаулы парлары китабына кул куйдырды, бүләк биреп сөендерде. Олыларның мондый ихтирамга бик тә күңелләре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International