Тантаналы төстә туу турында таныклар тапшыру

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлеге 14 февраль – гашыйклар көнендә  район бала тудыру йортында тантаналы төстә туу таныклары тапшырды. Бәхетле әти-  Хөббетдинов Рәмзил Рәзиф улы  хәм  әнисе-  Хөббетдинова Раушания Фәрхат  кызы  улларына  Әмир исеме куштылар. Гимадиев Айнур Рәсим улы һәм Гимадиева Фирүзә Флус кызы  кызларына  саф татар исеме Мәдинә исемен бирделәр.  Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әниләргә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International