"Сез гашыйкмы? Сезнең иреннәрегез сәләтлеме сәгатъ саен "яратам" дип дәшәргә? Әгәр әйе икән, ашыгыгыз!”.
Барлык гашыйкларны, шундый чакыру белән, Изге Вәли көнендә, язылышу гаризасын тутырырга дип, Азнакай ГХАТ бүлеге үзенең бинасына чакырды. Бу тәкъдимне яшьләр рәхәтләнеп кабул иттеләр. Алар алдында бүлек белгече Изге Вәлинең матур һәм фаҗигале риваять тормышы турында сөйләде. Шуннан соң алар кульминацион өлешенә - никах теркәү өчен гариза язуга керештеләр. Барысы да гашыйк һәм бәхетле иделәр.
Актүбә бистәсендә, бу бәйрәм көнендә, гашыйк пар Халидә белән Альберт Абдуллинар яңа гаилә тормышын башлап җибәрделәр. Бу күркәм вакыйга белән аларны бистә башлыгы Роза Галеева, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары котлады.
Изге Вәли - гашыйклар көненә багышлап, Азнакай районында "Пар канатлар" клубының чираттагы очрашуы үтте! Мәнәүз, Балан - Бүләк, Түйкә һәм Үчәлле авыл халкы актив катнашты. Кичә җылы һәм бәйрәмчә кәеф белән үтте!