Мәхәббәт – дөньяда булган иң изге, иң матур хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Бүген, эчке тойгыларны, йөрәк түрендәге саф хисләреңне бердәнбереңә аңлату өчен менә дигән форсат. Яратып, яратылып яшәгез дуслар!
Бүген, 14 февраль гашыйклар көнендә Теләче муниципаль районы гражданлык актларын теркәү бүлегендә Теләче егете Тимур Шакуров белән Мамадыш кызы Анна Шулаева үзенең никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Яшь гаиләдә бүген икеләтә бәйрәм. Яңа туган сабыйларына Ранэль исеме кушып, Президентыбыз исеменнэн котлау открыткасы да тапшырылды. Шакуровлар гаилэсен чын күңелдән бүгенге гаилә бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!