Бала туу - шатлыклы, бәхетле һәм искиткеч вакыйга

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Бала үзе әлегә бик кечкенә булса да, әти-әниләре котлау сүзләрен инде үзләренең якыннарыннан кабул иттеләр. Бүген, 14 февараль - Изге Валентин көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә 100 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Ильин Алексей белән Светлана гаиләсендә бәхетле вакыйга - ир балалары дөньяга килде. Исемен Роман дип кушып, балаларына көчле һәм нык булуын багладылар. ГХАТ бүлеге белгече Таһирҗанова Гөлнара Әнәс кызы, баланың туу турындагы таныклыгы белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Кечкенә Романга нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International