Зәй муниципаль районында 50 нче бала тууы теркәлде. Ул 2017 нче елның 09 февралендә Зәй шәһәрендә туган Петрова Александра Сергей кызы. Александра әтисе Сергей Петр улының һәм әнисе Екатерина Анатолий кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Александранын әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
ГХАТ булеге зур туземсезлек һәм куану белән, Алексеевск аграр көллияте беренче курс студентларын каршылады. Шарлар, вәли открыткалары һәм тыныч музыка көе кәефләрне кутәрде. Студентлар ГХАТ булеге тарихы белән таныштылар, конкурстта да катнаштылар.
Гашыйклар көнендә Аксубай районының ЗАГС бүлегендә ике пар гаилә корды.
Лизуновлар һәм Ильгузиннарның яшь гаиләләрен котларга туганнары һәм якыннары килде. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшьләргә мәхәббәт, бер-берләрен кадерләп, озак һәм бәхетле гомер итүләрен теләделәр.
ГХАТ бүлегендә 20 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.
Ярәшү тантанасына барлык теләүчеләрне чакырабыз!
2017 елның 14 февралендә Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсенең төп залында Гашыйклар көне кысаларында "Гаилә " темасына электив курс узды.
Кышның чатнама суыкларына карамастан, 14 февраль иң якты һәм язча җылы көн. Чөнки елның иң романтик көне, мәхәббәткә, матурлыкка дан җырлаучы Изге Вәли бәйрәме килеп җитте. Февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм бит ул.
Бу матур бәйрәм көнендә Ютазы районында тагын бер яшь гаилә туды. Урыссу бистәсендә яшәүче Ксения һәм Остап Калмыковлар язылышу турында таныклык алдылар. ЗАГС хезмәткәрләре аларга кулга- кул тотынышып олы тормыш юлыннан бергә озак еллар атлауларын теләделәр һәм районның күркәм парларының берсе булып торырлар дип ышаныч белдерделәр.
2017 елның 14 февралендә - "Гашыйклар көнендә” Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 3 пар никахы теркәлде. Һәр пар үзенчә матур һәм үзенчәлекле иде. Әмма иң мөхиме – аларны мәхәббәт хисе берләштергән. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре парларны яңа гаиләләре туулары белән котладыр һәм үз мәхәббәтләрен бөтен тормышлары аша алып барырга һәм аңа тугрылыклы калырга теләп калдылар.
2017 елның 14 февралендә, Гашыйклар Көнендә, Рәсәй Федерациясенең ЗАГС органнарына 100 ел тулу уңаеннан никахлашу Сараенда уникаль фотокүргәзмә ачылды.