Кышның чатнама суыкларына карамастан, 14 февраль иң якты һәм язча җылы көн. Чөнки елның иң романтик көне, мәхәббәткә, матурлыкка дан җырлаучы Изге Вәли бәйрәме килеп җитте. Февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм бит ул.
Изге Вәли көнендә, ягъни барлык гашыйк булганнарның бәйрәме кәнендә Баулының ике пары никах теркәү турында гариза яздылар. Алар ныклы, бәхетле гаилә корырлар дип ышанып калабыз.
Матур бәйрәм көнендә Баулы ГХАТ бүлегендә өч туу турындагы акт теркәлде. Бәхетле әти-әниләр туу турындагы таныклыклар белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов исеменнән котлау адреслары кабул итеп алдылар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова Хамидуллинар, Мальцевлар, Котовлар гаиләләрен һәм гариза язучы яшьләрне бәйрәм белән котлады һәм сувенирлар бүләк итте.