Ярәшү тантанасына барлык теләүчеләрне чакырабыз!
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә Изге Вәли көнендә өч гашыйк парның ярәшү тантанасы узды! Ярәшү тантанасы – матур борынгы гадәт булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Тантана барышында һәр парның мәхәббәт тарихы сөйләнде, парлар никах теркәү өчен тантаналы төстә гариза бирделәр. Кияү кәләшкә ярәшү балдагы бүләк итте. Кияү һәм кәләш сыйфатында беренче бию, ата-аналарның яшьләргә нәсихәте бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгелләре булды.
Теләүчеләр өчен ярәшү тантанасын кабат үткәрергә без бик шат булачакбыз. 590-11-64 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.