2017 елның 14 февралендә Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсенең төп залында Гашыйклар көне кысаларында "Гаилә " темасына электив курс узды. Никахлашу Сараенда эретеп ябыштыру-монтаж техникумы һәм 6 нчы урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары булдылар.
Гаилә психологы - Галина Лисюкова "Мәхәббәт хисләре" темасына әлеге дәресне үткәрде, балаларга гаилә бәхете һәм мәхәббәт турында сөйләде. Укучылар шулай ук төрле сорауларга җавап бирделәр, мәхәббәткә яңа төрле караш белән карый башладылар.
Исегезгә төшерәбез, әлеге "Гаилә" дәресләре – Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе һәм Мәгариф Идарәсенең уртак проекты. Мондый дәресләр яшьләр гаилә мөнәсәбәтләре һәм гаилә нигезләре белән якынрак танышсын өчен үткәрелә.