2017 елның 14 февралендә, Гашыйклар Көнендә, Рәсәй Федерациясенең ЗАГС органнарына 100 ел тулу уңаеннан никахлашу Сараенда уникаль фотокүргәзмә ачылды.
Анда ГХАТ Идарәсенең "алтын" фондындагы булган эксклюзив кадрлар, яшь перспективалы фотограф Эдуард Бошның эшләре тәкъдим ителгән. Рәсемнәр галереясында 46 фотосурәт бар. Бу сурәтләрдә мәхәббәт йолалары, тантаналы чаралар күрергә була. Әлеге күргәзмә белән мәктәп һәм лицей укучылары танышырга өлгергән.