14 нче февраль көнне уздырылган туйдан да матуррак нәрсә бар микән ? Гашыйклар яисә Изге Вәли көнендә ярату хисләре хөкем сөрә, гашыйкларның бер-бересенә мәхәббәттә аңлашулары ишетелә. Шушындый көндә уздырылган туй да бәхетле булырга тиеш.
14 нче февраль датасы яңа гаилә кору өчен иң уңай көн санала һәм өйләнешүчеләргә озак елларга сузылган җылы хисләр вәгъдә итә.
2017 нче елның 14 февралендә Менделеевскида Денис Буткин белән Инга Ушкова, Виктор Бусыгин белән Нина Гусева өйләнеште.