2017 елның 18 февралендә Алабуга ЗАГС бүлегендә Смирновлар гаиләсенең көмеш туй юбилейлары узды. Тантананың кунаклары булып юбилярларның туганнары һәм дуслары булды. Бәхетле ир белән хатын гореф-гадәт буенча почет китабына имзаларын куеп калдырдылар.
2017 елның 18 февраленда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017 елның өч йөзенче пары үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Камаловлар Наиль һәм Ольга!
2017 нче елның 18 февралендә Чаллы шәһәренең Яр буенда бөтен – күләм “Чаңгы ярышлары” узды. Бөтен Россия масса – күләм ярышлары 1982 нче елдан бирле уздырыла.
Ярышларда ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында https://uslugi.tatarstan.ru Казан шәһәре ГХАТ Идарәсендә никах теркәү вакытын броньлау, шулай ук тулысынча электрон гариза бирү мөмкинлеге ачык.
2017 нче елның 17 февралендә шәһәр оешма-учреждение хезмәткәрләре “Чаңгы юллары - Татарстан 2017” акциясенә кушылып чаңгы ярышларына чыктылар. Әгерҗе ГХАТ начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы җитәкчелегендә ЗАГС хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырдылар. Бәйрәм дустанә мөнәсәбәттә музыка астында бик күңелле үтте. Бу чарага шәһәр мәктәбе укучылары да кушылды.
Туй көне иң бәхетле көннәрнең берсе. Авылда яшәүче парлар бу көнне зурлап, завыклы залларда билгеләп үтәргә тырышалар. Шуңа карамастан Сарман районы Иске Кәшер авылында яшәүче яшьләр Алмаз белән Алинә Хәсәновлар язмышларын үз авылында бәйләргә булдылар. Алар кебек патриотик хисле яшьләребез булганда авыл җирлекләребезнең алга таба үсеше булачак. Беренче гаилә бәйрәмнәре белән аларны авыл җирлеге башлыгы котлады. Авыл җирлеге секретаре Ләйсәнә Богманова тапшырган сөлгене гаиләгез ядкяре итеп саклагыз, тормышыгыз имин, бергә үтәсе юлларыгыз озын, гаиләгез бәхетле булсын яшьләр.
17 февраль көнне Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә "Татарстанның чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте. Барлык спорт сөючеләр бу көнне бәйрәм итеп кабул иттеләр. Өлкәннәр "Өченче яшь" номинациясендә ярыштылар, җитәкчеләр арасында VIP-узыш булды, яшь буенча төркемнәргә бүленгән ярышчылар узыштылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга мактау кәгазьләре, медальләр, бүләкләр тапшырылды.
Гаилә тормышы бусагасын атлап керергә әзер торучы һәр яңа пар үзләренең никахлашу тантанасын иң матуры булуын тели. Күп кенә яшь парлар, матур туй датасын сайласак, гаилә тормышында да уңыш елмаер дип өметләнә. 2017 ел матур-матур даталарга бай. Менә 17.02.2017 көнен дә яшь парлар иң эффектнлы һәм җәлеп итүчән дип кабул итә. Бүген, 2017 елның 17 февралендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 19 пар гаилә учагын кабызып җибәрде.
Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары һәм Татарстан Республикасы азык–төлек министры Марат Әхмәтов 17 февраль көнне Мамадыш шәһәре Советының өченче чакырылыш ундүртенче утырышында катнашты. Аны Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов алып барды.
2017 елның 17 февралендә Нурлат районының ГХАТ бүлегендә рәсми рәвештә 8 пар теркәлде. Әлбәттә, барлык яшь парлар да туй датасының матур булуын тели. Күп кенә яшь парлар “тылсымлы саннарга” ышаналар: 17.02.2017, шуңа күрә, яшьләр әлеге көнне инде җәйдән сайлап куйган булганнар. Февраль никах теркәү өчен бик популяр ай булмаса да, алдагы елларга каранга әлеге көнне язылучы парлар күбрәк булды.