17 февраль көнне Мөслим районында “Кояшлы Ык” ял зонасында “Татарстан чаңгы юллары – 2017” спорт бәйрәме узды. Бәйрәмдә 1200дән артык кышкы спорт төрләрен сөюче, барлык оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, шул исәптән ГХАТ бүлеге дә катнашты. Бәйрәм театральләштерелгән күренеш һәм концерт белән башланып китте. Массакүләм чаңгыда шуудан кала канат тарту, чанада шуу ярышлары да оештырылган иде. Биредә укучылар һәм теләгән һәркем әлеге спорт төре буенча ГТО нормаларын да тапшыра алды.
17 нче февраль көнне яшь пар Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә язылышу турында гаризага кул куйды. Шарифуллиннар - адаш фамилияле кияү белән кәләш, ГХАТ бүлеге өчен бу бик сирәк күренеш.
2017 нчы елның 17 нче февралендә Яшел Үзән шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” Република конкурсының зона этабы үткәрелде.
“Татарстан хатын-кызлары” Региональ хатын-кызлыр оешмасының хатын-кызлар советы җитәкчесе, Буа районы ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева турыдан-туры район конкурсанткасын хәзерләүдә катнашты.
2017 елның 17 февралендә күңел ачу комплексында инде традицион булган “2017 елның Туй заманы ачылу” бәйрәме узды. Быел чара Рәсәй Федерациясенең ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаена багышланган иде.
Танатанада сабыйларның әниләре генә түгел, ә шулай ук дәү әниләре, дәү әтиләре килде.
2017 елның 17 февралендә Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсендә рәсми рәвештә 17 никах теркәлде.
2017 елның 14 февралендә- "Гашыйклар" көнендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 пар үз никахларын теркәделәр. Яшь парлар бу датаны юкка гына сайламаганнар, чөнки нәкъ менә матур “мәхәббәт” исемендәге хис аларны ГХАТ бүлегенә алып килгән.
Инде иртән үк бүлек клиентларын, бәхетле киләчәк һәм саф мәхәббәт теләп, кып-кызыл кайнар йөрәкләр каршы алды.
Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районы 77 номерлы хокукый белемнәр гимназия укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды.
16 февральда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә 17 укучы килде.