2017 елның 14 февралендә- "Гашыйклар" көнендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 пар үз никахларын теркәделәр. Яшь парлар бу датаны юкка гына сайламаганнар, чөнки нәкъ менә матур “мәхәббәт” исемендәге хис аларны ГХАТ бүлегенә алып килгән.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны яңа гаиләләре туулары белән котладыр һәм үз мәхәббәтләрен бөтен тормышлары аша алып барырга һәм аңа тугрылыклы калырга теләп калдылар.
Моннан тыш, котлаулар өчен Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге холлында "Изге Вәли көне" плакаты урнаштырылды. Бу плакат ГХАТ булеге хезмәткәрләренең үз куллары белән ясалды. Плакатта урнашкан йөрәкләрдә булачак яшь парлар һәм ГХАТ булегенә килүчеләр мәхәббәт юлламаларын һәм үзләренең "Изге Вәли Көне!" белән котлауларын калдырдылар.