Баулы ГХАТ бүлегендә укучылар өчен дәрес үтте

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

16 февральда Баулы муниципаль районы  башкарма комитеты  ГХАТ бүлегенә 17 укучы килде.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова   укучыларны Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары  белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге  турында әңгәмә алып барды. Укучыларны статистика бик кызыксындырды, алар район демография хәле,  ничә яшьтә нихахлар теркәлүе турында сораулар бирделәр. Дәрес азагында ГХАТ бүлеге җитәкчесе электрон  хезмәт күрсәтү турында җентекләп сөйләде, терминалда мисал нигезендә  электрон хезмәтләрнең халык өчен уңайлы булуын исбатлап күрсәтте.  Очрашу ГХАТ бүлеге, архив белән танышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International