Түбән Камада “2017 елның Туй заманы ачылу”

2017 елның 17 феврале, җомга

2017 елның 17 февралендә күңел ачу комплексында инде традицион булган  “2017 елның Туй заманы ачылу” бәйрәме узды. Быел чара Рәсәй Федерациясенең ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаена багышланган иде.

Сәхнәдә никахлашу тантанасы  күрсәтелде. Кунакларны төрле бәйрәм чаралары көтте:  биюләр, күңелле викториналар, бәйгеләр. Бәйрәм азагы йөрәк тәкъдиме белән тәмамланды.

Билгеләп үтик, чара яшьләрнең игътибарын рәсми никах теркәүгә  юнәлдерелгән иде . Әлеге чараның оештыручылары:  ГХАТ Идарәсе,  спорт һәм яшьләр эшләре Идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International