Мөслим районында Татарстан чаңгы юллары - 2017

2017 елның 17 феврале, җомга

17 февраль көнне Мөслим районында “Кояшлы Ык” ял зонасында “Татарстан чаңгы юллары – 2017” спорт бәйрәме узды. Бәйрәмдә 1200дән артык кышкы спорт төрләрен сөюче, барлык оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, шул исәптән ГХАТ бүлеге дә катнашты. Бәйрәм театральләштерелгән күренеш һәм концерт белән башланып китте. Массакүләм чаңгыда шуудан кала канат тарту, чанада шуу ярышлары да оештырылган иде. Биредә укучылар һәм теләгән һәркем әлеге спорт төре буенча ГТО нормаларын да тапшыра алды.

Җиңүчеләрне төрле номинацияләр буенча бүләкләделәр: иң өлкән һәм иң яшь катнашучы, Мистер һәм Мисс чаңгы юлы, иң актив оешма, иң актив җитәкче, иң актив гаилә һәм башкалар. Кыр кухнясы барлык кешене кайнар чәй һәм ботка белән тәэмин итеп торды. Бөтен кеше күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International