“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” Република конкурсының зона этабы

2017 елның 17 феврале, җомга

2017 нчы елның 17 нче февралендә Яшел Үзән шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” Република конкурсының зона этабы үткәрелде.

“Татарстан хатын-кызлары” Региональ хатын-кызлыр оешмасының хатын-кызлар советы җитәкчесе, Буа районы ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева турыдан-туры район конкурсанткасын хәзерләүдә катнашты.

Финалга чыгу өчен 7 муниципаль районнан 25 катнашучы көрәште.  “Героиня Третьего Возраста” номициясендә Вера Петр кызы Евдокимова Буа  районы мәдәният үзәгенең хор җитәкчесе буларак районыбызны яклап чыкты. Ул үзен булдыклы җитәкче, мөхерманлы талант иясе иттереп күрсәтте. Вера Петр кызын якларга “Родник” хор ветераннары барган иделәр. Чыгышлары матур булып узды. Афәрин! Котлыйбыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International