17 февраль көнне Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә "Татарстанның чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте. Барлык спорт сөючеләр бу көнне бәйрәм итеп кабул иттеләр. Өлкәннәр "Өченче яшь" номинациясендә ярыштылар, җитәкчеләр арасында VIP-узыш булды, яшь буенча төркемнәргә бүленгән ярышчылар узыштылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга мактау кәгазьләре, медальләр, бүләкләр тапшырылды. Ярышларда иң өлкән һәм иң кече спортчыларны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан бүләкләнделәр. Ярышта ГХАТ бүлеге белгечләре дә актив катнашып, Гөлназ Исламова 18-35 яшьлек хатын-кызлар арасында 2 километр чакрымга йогереп икенче урынга лаек булды.