Красная горка - үз эченә православие традицияләрен һәм мәҗүси ритуалларны берләштергән үзенчәлекле бәйрәм.
Әлеге бәйрәм Пасхадан соң беренче якшәмбедә үткәрелә, шуңа күрә ел саен датасы үзгәрә. 2017 елда Красная горка 23 апрельгә - якшәмбегә туры килә.
Бу көн электән үк яз һәм җылылык килү бәйрәме дип санала. Бигрәк тә яшьләр аны көтеп ала. Бу көнне массакүләм күңел ачулар, уеннар, хороводлар, ярәшүләр, җырлаулар уздырыла.
Моннан тыш, заманча Красная горка туйлар көне булып кала. Пасхадан соң беренче якшәмбедә никахлашу рөхсәт ителгәнгә күрә, нәкъ менә бу көнне күп парлар үз язмышларын бәйләргә карар кылалар. Халык сынамышы буенча Красная горкада никах корган гаилә бәхетле һәм ныклы була.
Яшь парлар нәкъ бу көнне никахлашырга уйласалар дип, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында https://uslugi.tatarstan.ru Казан шәһәре ГХАТ Идарәсендә никах теркәү вакытын броньлау, шулай ук тулысынча электрон гариза бирү мөмкинлеге ачылды.
Красная горка - искиткеч күңелле бәйрәм, аңарда бабаларыбызның зирәклеге чагыла. Ул яңарышны, тормышның үлем өстеннән, язның кыш өстеннән җиңүне символлаштыра. Әлбәттә, күп кенә гореф-гадәтләр вакыт узу белән онытылган, әмма әлегә хәтле сакланганнарны яңартырга һәм сакларга кирәк.