Сарман районы Иске Кәшер авыл җирлегендэ тантаналы туй

2017 елның 17 феврале, җомга

Туй көне иң бәхетле көннәрнең берсе. Авылда яшәүче парлар бу көнне зурлап, завыклы залларда билгеләп үтәргә тырышалар. Шуңа карамастан Сарман районы Иске Кәшер авылында яшәүче  яшьләр Алмаз белән Алинә Хәсәновлар язмышларын үз авылында бәйләргә булдылар. Алар кебек патриотик хисле яшьләребез булганда авыл җирлекләребезнең алга таба үсеше булачак. Беренче гаилә бәйрәмнәре белән аларны авыл җирлеге башлыгы котлады. Авыл җирлеге секретаре Ләйсәнә Богманова тапшырган сөлгене гаиләгез ядкяре итеп саклагыз, тормышыгыз имин, бергә үтәсе юлларыгыз озын, гаиләгез бәхетле булсын яшьләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International