Мамадыш шәһәре Советы утырышында

2017 елның 17 феврале, җомга

Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары һәм Татарстан Республикасы азык–төлек министры Марат Әхмәтов 17 февраль көнне Мамадыш шәһәре Советының өченче чакырылыш ундүртенче утырышында катнашты. Аны Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов алып барды. Сессиядә узган 2016 елга йомгак ясалды һәм иң лаеклы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр исемлегендә  озак еллар намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә мәсьәләләрен хәл итүгә өлеш кертүе өчен Ишки авыл җирлеге секретаре Мостафина Венера, Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Васыйл Вагыйзов, Урманчы авыл хуҗалыгы башлыгы Анатолий Ильин бар иде.

Бу чарада Мамадыш районының ГХАТ бүлеге башлыгы Фәния Әхмәтшина да  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International