20 февральда Биектау ЗАГС булегендә 2017 елның беренче игезәк балалар теркәлде.
Алан-Бәксәр авылында яшәүче Фәйзиевлар, Рафаил Касыйм улының һәм Гөлира Габделхак кызының гаиләләрендә сөенечле вакыйга – игезәкләр туды. Бәләкәй кызларга Ралинә һәм Алинә диеп исемнәр кушылды. Хәзер бәхетле гаиләдә өч бала.
Диана гаиләдә икенче бала булып доньяга килде.
Рәсимә Габдрахман кызы Җәләева һәм Минҗиһан Габдулгариф кызы Галимуллина - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чорында фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән ветераннар.
20 февраль көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш № 2 санлы мәктәбенең 10 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде.
2017 нче елның 30 нчы гыйнварь көнендә Крутов Алексей Павел улы һәм Нина Ананий кызының 55 еллык гаилә юбилее, Зөбәрҗәт туе, узды. Зөбәрҗәт – кыйммәтле ныклы таш; мәңгелек тормыш символы.
Изге вәли көне – иң романтик бәйрәмнәрнең берсе! Бөтен дөньяда аны мәхәббәт көне буларак билгеләп үтәләр. Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе бу бәйрәмне киң колачлап билгеләп үтте. Традицион Гашыйклар көнен билгеләп үтүдән тыш, бу көнне Максим һәм Анастасия Антамановларның туйлары узды. Шулай ук ел саен үткәрелә торган традицион "Туй шау-шуы” конкурсының финалы узды. Дүртенче ел рәттән конкурс барлык Гашыйклар көненә багышланды. Конкурсның максаты – гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру.
90 яшьлек юбилейларын парлап каршы алучы бәхетле ветераннар Мияссәрә апа белән Зиннур абый Газизовлар Кәүҗияк авылында яшиләр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аларны олуг бәйрәмнәре белән котлады, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр җиткереп, истәлек бүләге, күчтәнәчләр тапшырды.
2017 елның 18 февралендә Балык Бистәсе районында муниципаль хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе - Зарипова Миляуша, хатын-кызлар арасында, 2 урынга лаек булды. Хабибуллин Рашат Хабреевич- Балык Бистәсе районының башкарма комитет җитәкчесе, җиңүчеләренә Дипломнар тапшырды.
2017 елның 18 февраль көнендә Арча ЗАГС бүлегенең тантаналар залында “Гаиләм – гомер чишмәсе” исемле 25 ел бергә гомер иткән Айдар һәм Фәридә Сафиуллиннар катнашында бәйрәм үткәрелде. Арча шәһәре ЗАГС бүлегендә юбиляр гайләнең көмеш туйлары расланды һәм “Көмеш туй” таныклыгы, истәлекле бүләк тапшырылды.
“Россия чаңгычылар” көненә һәр елны илебездә күмәк чаңгыда йөгерү уздырыла. Лаеш муниципаль районы өчен дә бу көн искәрмә булмады. Чаңгыда йөгерүдә кечесеннән олысына кадәр катнаштылар. Финиш лентасын узганда һәр катнашучының йөзендә елмаю балкыды. Җиңүчеләр өчен концерт, диплом һәм кубоклар тапшыру оештырылды. “Россия чаңгычылар” узышында ЗАГС хезмәткәрләре дә катнашты.