90 яшьлек юбилейларын парлап каршы алучы бәхетле ветераннар Мияссәрә апа белән Зиннур абый Газизовлар Кәүҗияк авылында яшиләр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аларны олуг бәйрәмнәре белән котлады, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр җиткереп, истәлек бүләге, күчтәнәчләр тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов Зиннур абыйның түшенә Бөек Җиңүнең истәлек медален такты. Истәлекле көннәрендә шатлыкларын уртаклашырга җыелган якыннары белән бергә ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова, авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов та юбилярларга изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Зиһеннәре яхшы, белемле, бар нәрсәдән хәбәрдар ветераннар белән очрашудан тормышны ярату серләренә өйрәнеп кайттык. Алдагы тормышлары да ныклы саулык белән тигезлектә, кадер-хөрмәттә үтсен иде.