«Гаиләм – гомер чишмәсе»

2017 елның 18 феврале, шимбә

  2017 елның 18 февраль көнендә Арча ЗАГС бүлегенең тантаналар залында “Гаиләм – гомер чишмәсе” исемле  25 ел бергә гомер иткән Айдар һәм Фәридә  Сафиуллиннар катнашында  бәйрәм үткәрелде.  Арча шәһәре ЗАГС бүлегендә юбиляр гайләнең көмеш туйлары расланды һәм “Көмеш туй” таныклыгы, истәлекле бүләк тапшырылды. Үрнәк гаилә буларак, алар үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да сөйләде.  Иске Чүриле авыл советы җитәкчесе Заһидуллина Г.Р.  юбилярларны котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International