Сабыйлар, Аида и Аиша, гаиләдә икенче һәм өченче балалар булып 26 январьда дөньяга килделәр.Тәтеш районында гадәткә кергән традиция буенча, район җитәкчеләре тарафыннан игезәк балаларның ата-аналарына ике урынлы коляска бүләк ителде.
2017 елның 21 февраль көнендә Никахлашу Сараеның төп залында традицион паспортлар тапшыру тантанасы узды. Паспортлар Түбән Камада яшәүче 14 яшькә җиткән гражданнарга тапшырылды. Тантана Ватанны саклаучылар Көне бәйрәменә багышланган иде.
2017 елның 21 февралендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә 400 нче номерлы сабый тууы акты төзелде.
Дәресләр атна саен сишәмбе көнне уза.
2017 нче елның 21 нче февралендә Буа муниципаль районында 5 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән миграция хезмәте җитәкчесе Айдар Нигмәтҗан улы Хадиуллин, Ветераннар Советы урынбасары Җәүһәрия Ислам кызы Хөснетдинова, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды.
21 февральдә Алексеевск ГХАТ бүлеге һәм “ТОС "Восточный" җәмгыяте белән берлектә, балалар, әниләр һәм әбиләр өчен матур чара уздырды. Барлык катнашучылар әти-бабайларга пластилиннан котлау открыткалары ясалды. Өлкәннәр дә битараф калмады, нәниләргә рәхәтләнеп булыштылар. Аннары катнашучылар открытка эченә әзер котлау кәгазьләрен беркеттеләр. Ә ахырда балаларга Масленица тарихы турында сөйләделәр, бәйрәм коймак һәм чәй эчү белән тәмамланды.
2017 елның 20 февралендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Макарихинлар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.
20 февраль көнне Мамадыш районының ГХАТ булегендә ана капиталы сертификатын тантанала рәвештә тапшыру чарасы узды. Ул 11 гаиләгә тапшырылды. Бу программа 10 ел эшләп килү дәверендә Мамадыш районы буенча 2554 сертификат бирелгән.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде.
2017 елның 20 февралендә, Ватанны саклаучылар Көне алдыннан, Түбән Камада “Солдатка – ана пирогы!" дип аталган хәйрия акциясе узды. Әлеге чара "Түбән Кама Хатын-кызлары" һәм " Солдатларның әниләре комитеты" иҗтимагый оешмалары бердәмлегендә узды.
2017 елның 20 нче февралендә никахлашу Сараеның төп залында 29 нчы мәктәп һәм 34 нче гиманизянең 5 нче сыйныф укучылары өчен чираттагы " Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.