Сабыйлар, Аида и Аиша, гаиләдә икенче һәм өченче балалар булып 26 январьда дөньяга килделәр.Тәтеш районында гадәткә кергән традиция буенча, район җитәкчеләре тарафыннан игезәк балаларның ата-аналарына ике урынлы коляска бүләк ителде. Бүләкне алырга сабыйларның әтисе Ильдар Гайфулин килде, ә кечкенәләр әниләре белән өйдә калдылар. Район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов әти-әнине әлеге шатлыклы вакыйга белән котлады. Медикларның хәбәре буенча, районыбызда җәйгә тагын бер пар игезәк көтелә, бу райондагы демографиягә зур өлеш булачак!
Тормыш дәвам итә!