2017 елның 20 февралендә, Ватанны саклаучылар Көне алдыннан, Түбән Камада “Солдатка – ана пирогы!" дип аталган хәйрия акциясе узды. Әлеге чара "Түбән Кама Хатын-кызлары" һәм " Солдатларның әниләре комитеты" иҗтимагый оешмалары бердәмлегендә узды.
Түбән Кама никахлашу Сараеның коллективы өчен бу акцияда катнашу күркәм традициягә әверелде.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина хәрби бүлеккә камыр ризыклары күчтәнәчләре тапшырды, мондый акцияләрне үткәрү мөһимлеген билгеләп үтте.