Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә паспортлар тапшыру

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

2017 елның 21 февраль көнендә Никахлашу Сараеның төп залында традицион паспортлар тапшыру тантанасы узды. Паспортлар Түбән Камада яшәүче 14 яшькә җиткән гражданнарга тапшырылды. Тантана Ватанны саклаучылар Көне бәйрәменә багышланган иде.

ГХАТ Идарәсе белгечләре кунаклар өчен концерт программасы әзерләделәр, паспорт, дәүләт символлары, Рәссәй Федерациясе гражданларының  хокуклары турындагы кызыклы викториналар үткәрделәр.

Көчле алкышлар астында, Рәссәй миграциясенең  Түбән Кама районы бүлеге башлыгы урынбасары Людмила Балашова укучыларга паспортларын тапшырды, паспортны кадерләп сакларга, тырышып укырга, Рәссәй Федерациясенең Конституциясын белергә кушты. Егетләр һәм кызлар, үз чиратында, гамәлдәге законнарны хөрмәт итәргә, милли кыйммәтләрне һәм үз-бабаларыбызның мәдәни мирасыларын хөрмәт итәргә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International