2017 елның 20 нче февралендә никахлашу Сараеның төп залында 29 нчы мәктәп һәм 34 нче гиманизянең 5 нче сыйныф укучылары өчен чираттагы " Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.
Укучыларга гаилә һәм никах турында ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина сөйләде. Укучылар дискуссиягә актив катнаштылар, күп сораулар бирделәр, гаилә турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр һәм "Минем гаиләм" темасындагы кроссворд чиштеләр. Очрашу ахырында, мәктәп укучылары зур кызыксыну "Сүзсез мәхәббәт" фотокургәзмәсе белән таныштылар.
Исегезгә төшерәбез, "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" – Түбән Кама муниципаль районың ЗАГС Идарәсе һәм Мәгариф Идарәсенең уртак проекты.