20 февральда Биектау ЗАГС булегендә 2017 елның беренче игезәк балалар теркәлде.
Алан-Бәксәр авылында яшәүче Фәйзиевлар, Рафаил Касыйм улының һәм Гөлира Габделхак кызының гаиләләрендә сөенечле вакыйга – игезәкләр туды. Бәләкәй кызларга Ралинә һәм Алинә диеп исемнәр кушылды. Хәзер бәхетле гаиләдә өч бала.