Зөбәрҗәт туй

2017 елның 19 феврале, якшәмбе

2017 нче елның 30 нчы гыйнварь көнендә Крутов Алексей Павел улы һәм Нина Ананий кызының 55 еллык гаилә юбилее, Зөбәрҗәт туе, узды. Зөбәрҗәт – кыйммәтле ныклы таш; мәңгелек тормыш символы.

Менә инде 55 ел бу ике адәм кулга кул тотынышып  чын мәхәббәткә ышанып, аны татып яши...

Без Крутовлар гаиләсенә корычтай ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез! Балаларының, оныкларының җан җылысын, күңел байлыгын тоеп яшәргә язсын аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International