2017 ел 17 февралендә эффектлы туйлар

2017 елның 17 феврале, җомга

Гаилә тормышы бусагасын атлап керергә әзер торучы һәр яңа пар үзләренең никахлашу тантанасын иң матуры булуын тели. Күп кенә яшь парлар, матур туй датасын сайласак, гаилә тормышында да уңыш елмаер дип өметләнә. 2017 ел матур-матур даталарга бай. Менә 17.02.2017 көнен дә яшь парлар иң эффектнлы һәм җәлеп итүчән дип кабул итә. Бүген, 2017 елның 17 февралендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 19 пар гаилә учагын кабызып җибәрде. Ә ике парга бүген аеруча бәхет елмайды. Алар 17.02.2017 көнне өйләнеште һәм аларның акт язмалары да 117 һәм127 номер астында теркәлде. Саннар фәненә ышансак, туй датасында берничә бертөрле сан булса, туй тантанасы үзенә уңай энергетика ала. Әгәр дә 7 саны берничә кат кабатланса, бу аеруча яхшы күрсәткеч дип санала. Мәгълүм булганча, 7ле - уңыш һәм бәрәкәтне символлаштыручы сан.

Әлбәттә, барлык яшь парлар да туй датасының матур булуын тели. Көзге чагылышы сыман бер рәткә тезелгән саннар ГХАТ документларында да, чакыру открыткаларында да зәвыклы күренә. Шулай да, 17 февраль көнне өйләнешә алмаган парлар, төшенкелеккә бирелмәгез! Мондый матур санлы даталар алда әле күп булачак. Мәсәлән, 7 июль.  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме алдыннан килүче менә дигән көн! 07.07.2017 – өч 7ле булган көн һичшиксез бәхет китерергә тиеш. Шулай ук 7 октябрь дә гаилә тормышын башлап җибәрү өчен менә дигән вакыт. 07.10.2017 эффектлы күренә бит, әйеме?!

Әмма шуны онытмагыз: дата матурлыгы алай ук мөһим түгел. Бер-береңне ярату – менә нәрсә әһәмиятле.  Мәхәббәт булганда гына ныклы никах корып була. Ихлас булу, бер-береңне хөрмәт итү, ышану – нык гаиләнең нигезе. Бер-береңә бәхет һәм шатлык бүләк итәргә омтылыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International