ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2017 ел
шимбә

       Бәйрәм көннәрендә 2017 елның 25 февралендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә искиткеч парлар - Алмаз һәм Зәлия Ибраһимовлар, Ринат һәм Ләйсән Рыскуловлар, Рамил һәм Эльвира Хәйруллиннар  үз гаиләләрен корды. Яшь парларга беренче гаилә документлары - өйләнешү турында таныклыклар тапшырылды, аны алтын туйга кадәр саклау бурычы йөкләнде.

Май чабу бәйрәме халыкның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы алтын юбилярларын – Борисовларны котлау тантанасы узды. 50 елдан соң да аларның күзләрендә бер-берсенә карата мәхәббәт уты, җылылык хисе балкый. Михаил Антонович һәм Валентина Михайловна – яшь гаиләләргә үрнәк, үзара ныклы, гомерле, ихтирамлы һәм кайгыртулы мөнәсәбәтләрнең эталоны.

Дәүләт Думасында гадәти булмаган исемнәрне тыю турындагы мәсьәләне күтәреп чыктылар. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге баш белгече һәм балалар тууны текәүче белгеч Эльмира Монасыйпова әлеге темага җирле “РенТВ” телеканалы журналисты Алсу Мөкатдәс белән сөйләште.


24
февраль, 2017 ел
җомга

Булачак яшь парлар ышана, матур дата – яхшы никах нигезе булып тора , нәкъ менә шуңа күрә  матур "символик" даталарга актив рәвештә алдан язылу алып барыла.

Үткән җомга көнне Болгар шәһәрендә егерменче тапкыр Хәйрия марафоны үткәрелде, быел аны оештыручылар “Йөрәктән – йөрәккә” дип  атадылар. Ул безнең  киләчәгебез – балаларга багышланды.

Ел саен Хәйрия марафоны тормышта кыен хәлдә калучыларга ярдәм итәргә теләгән, битараф булмаган, изге җанлы кешеләрне җыя. Бу юлы да чара үткәрелә торган балалар сәнгать мәктәбенең тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Хәйрия счетына акчалар инде марафон башланганчы ук килә башлады, аны үткәргән көнне дә күпләр мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән акча тапшырдылар.


23
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шәһәрдә яшәүче тыл ветераны Елена Курылевага шушы көннәрдә туксан яшь тулды.

Ветеранны юбилее белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җылы котлады. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Өч бала тәрбияләп үстергән Елена Владимировнага саулык, җан тынычлыгы, имин тормыш теләделәр.

22 февраль көнне 2017 Тантаналар сараенда әшләүче ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләү узды. Залда котлау сүзләре, матур җырлар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017-нче елның 22 февраль көнне 19 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова  кызы ачты. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгече Е.Л.Шуралева, Үзәк һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар.


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Сезне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International