2017 елның 22 февралендә, Ватанны саклаучылар көне бәйрәме алдыннан, Кукмара районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Россия Федерациясе Гражданины булган 6 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы булды. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы ачып җибәрде, үзенең котлаулары һәм районда актив эшкә чакырып “Яшь гвардия” иҗтимагый-сәяси оешма җитәкчесесе Гүзәл Юртаева дәвам итте.
2017 елның 21нче февраленда Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 1 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Милана – Денис һәм Венера Пищиковлар гаиләсендә туган беренче бала.
22 февральдә Апас районы Иске Йомралы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бильярд ярышлары узды. Иске Йомралы авыл җирлеге оештырган кичәдә катнашырга теләк белдеручеләр күп булды. Тирә-күрше авыллардан да уенчылар килде. Җиңүчеләргә Рөстәм Мингазиев иганәчелегендә бүләкләр һәм Мактау грамоталары бирелде.
Ватан сакчысы көненә багышланган тантаналы чарада районның ветераннарына, хәрби патриотик тәрбия алып баручы укытучыларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район башлыгы Равиль Кузюров аларга рәхмәт сузләрен һәм бәйрәм котлауларын җиткерде. Бу чарадан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмыйча залда барлык ир-атларны бәйрәм белән котладылар.
2017 елның 22 февралендә "Казан" Гаилә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы, Татарстан Республикасы яшьләр хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе вәкилләре белән уртак утырыш узды.
2017 елның 22 февралендә, Ватанны саклаучылар Көне уңаеннан, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан Сугышы ветераны Заборников Евладий Кирилловичны һәм аның хатынын котларга дип килделәр.
Дәрестә 36 номерлы гимназия укучылары булдылар.
23 февраль көне, гадәттәгечә, батырлык көне булып бәйрәм ителә.
Чирмешән муниципаль райны башкарма комитеты ЗАГСның никахлар теркәү залында, тантаналы шартларда, ана капиталына сертификатлар тапшырылды. 11 гаилә шундый сертификатлы булды. Ана капиталына сертификатларны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гыймранова Гөлфия Әхәт кызы тапшырды. Миләүшә Тәүфыйк кызы бәхетле аналарны сабыйлары туу белән тәбрик итте.
Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысын Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды. ГХАТ бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана һәм Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Азнакай районында идарә итү бүлеге җитәкчесе Эльвира Газизова кунакларны паспорт тарихы белән таныштырдылар.